27 март 2012 яңалыклары
-
Мәскәүдә икенче урынны алды
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин дзюдо буенча Мәскәүнең ачык беренчелегенә чыгыш ясап, икенче урынны алды. 100 килограммнан артык иң авыр үлчәү категориясендә ул үзенең көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Бу турнирның ярымфиналында ветераннар арасында Европа чемпионы булган, мәскәүле Владимир Соловьев белән көрәш аеруча мавыктыргыч үтте. Ул безнең көрәшчедән 20 килограммга...
-
Кабат кисәтелделәр
Күптән түгел тармак технологияләре техникумына караган дүрт катлы тулай торакка тикшерү үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очраклары ачыкланды. Бу турыда Спас районы янгын күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итте.
-
Боларны Интернет аша алырга мөмкин
Татарстан Республикасында кешеләр дәүләт Росреестр Идарәсе хезмәтенә аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Күчемсез милеккә хокук һәм аны законлаштыру турындагы мәгълүматлар нәкъ менә Бердәм дәүләт реестрыннан (кыскартып ЕГРП дип язабыз) алына. 2011 елда барлыгы бу Идарә ЕГРП буенча 2,5 миллионнан артык мәгълүмат биргән.
-
Үз эшен намус белән башкара
Шәфиева Ләйсән, Тукай авылы. Екатериновка авылы фермеры Ленар Гыйниятуллинның эшләре соңгы елларда әйбәт бара. Ул игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә, гаражы тулы техника, эшләр өчен кирәк булганнарның барысы да бар. Хуҗалык карамагында сөрү җирләре байтак мәйданны били һәм басуларда арыш, бодай, арпа, солы, терлек азыгы культуралары мул уңыш...
-
«Парклар маршы» старт алды
26 мартта тугызынчы тапкыр табигатьне саклау буенча Халыкара "Парклар маршы" старт алды.
-
Өстәмә белем бирүдә яңа юнәлеш
Юлия Шәйдуллина. Күптән түгел миңа "Регата" балалар техник иҗат станциясе һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган робот техникасына кагылышлы семинарда катнашырга туры килде. Бу семинарга мине ата-аналар арасында гади тамашачы кебек түгел, ә актив катнашучы буларак чакырдылар. Минем улым, 1нче Болгар урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Руслан, укытучыларны өйрәтә алыр дип...
-
БОЛГАР БАРСЫН КҮЧЕРӘЛӘР
Изге Болгарда куярга дип атап эшләнгән 12 метрлы барсны яңа урынга күчерәләр. Ислам бишеге булып саналган Болгарда мондый сын куелу турында Интернетта бәхәс купкач, Казан Кремлендә узган эксперт советында әнә шундый фикергә килделәр.
-
Икенче урынны алды
Танкеевка авылының "Әкият" балалар бакчасына йөргән Валерия Ваганова Татарстан Республикасы буенча "Кызыл машиналар кая ашыга" Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында икенче урынны алган.
-
Яңа санаториядә ял итәләр
Авыр хәлдә калган гаиләләрдән ун бала язгы каникуллар вакытында Марий Эл республикасында яңа гына ачылган "Кленовая гора" санаториясендә ял итә. Юлламалар ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча бирелгән. Унсигез көн дәвамында балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, төрле экскурсияләргә йөреп, уеннарда, конкурсларда катнашып, вакытларын кызыклы итеп үткәрәләр. Ә барлыгы "Рассвет"...
-
Мәдәният хезмәткәрләре конкурсы
Һөнәри бәйрәм уңаеннан район мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән конкурс программасында Аграмак авыл мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Дмитриева абсолют җиңүче булды. Конкурста шулай ук балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Владлена Бурова, үзәк китапханә хезмәткәре Ирина Горюнова, киночелтәр методисты Наталья Исанчурина да катнашты. Алар барысы да югары һөнәри дәрәҗәгә ия булуларын күрсәттеләр, биремнәрне...
-
Спутник аша күзәтү
"Болгар Арыш" җәмгыятендә машиналарга һәм үзйөрешле техникага спутник күзәтүе җайланмалары куялар. Махсус диспетчер компьютер аша республикада гына түгел, бөтен илдәге техниканың урынын билгели алачак. Якын арада агрофирмада машина бакларында дизель ягулыгының булу-булмавын билгеләүче җайланмалар куярга җыеналар.
-
Льготалы бәяләр буенча
Дәүләт ярдәменең беренче траншы кысаларында, районга язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү өчен арзанрак бәядән 650 тонна дизель ягулыгы кайтты. Льготалы бәяләр буенча барлыгы 1800 тонна ягулык кайтару күздә тотылган. Аның бер килограммы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 22,5 сумга төшәчәк (литры 19 сум чамасы), бу базар бәясеннән сизелерлек ким. Дизель ягулыгы һәр...
-
Язылырга онытмагыз
Хәзерге вакытта район газетасына язылу акрын бара, аерым алганда агымдагы елның икенче яртысына 110 кеше генә язылган. Льготалы язылу тәмамлануга, 1 апрельгә кадәр, санаулы гына көннәр калды. Шуңа күрә тагын бер кат исегезгә төшерәбез - "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газеталарына почта бүлекләрендә дә, редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин....
-
Якташлар кабат бергә җыела
22 апрельдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Спас якташлык җәмгыятенең унынчы утырышы үткәреләчәк. Елдагыча, монда безнең районда туып-үсеп, хәзерге вакытта читтә яшәүче кунаклар күп килер дип көтелә. Кунаклар игътибарына җирле җитештерүчеләрнең товарларыннан, халык һөнәре осталары әйберләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Бу вакыйга уңаеннан безнең як турында фильм әзерләнә һәм концерт куелачак.
-
Дәүләт техник каравы үтәргә кирәк
"Булгар" "Востокзернопродукт" ААҖнең Тукай бүлеге базасында район авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре өчен үзйөрешле техникага дәүләт техник тикшерүе үткәрелде.